Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Беляев Ю.Е. - шәһәрләрне проектлаштыруда «Гипрогор» бөтенсоюз институтыннан Түбән Кама шәһәренең баш архитекторы.
Юрий Ефимович - Түбән Кама шәһәре төзелешенә зур өлеш керткән шәхес. «Гипрогор» бөтенсоюз институтының 3нче архитектура мастерскоенда эшләү дәверендә ул 50нче еллар ахырында ук Түбән Кама шәһәренең генераль планын һәм геодезик нигезләвен эшли башлый.
Юрий Ефимович шәһәр төзелешендә барган күп кенә проектларның авторы буларак билгеле. Һөнәри осталыгы, үз эшен яратып һәм намус белән башкаруы аркасында, ул түбәнкамалылар арасында аерым дәрәҗә яулый. Юрий Ефимович Түбән Кама шәһәрен Россиядә иң яхшы шәһәрләрнең берсе итеп күрергә тели.
Беляев Ю.Е. – Россиянең атказанган архитекторы.
КПССның Түбән Кама шәһәр комитеты бюросының 1984елгы карары нигезендә, Юрий Ефимович Беляевка “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелә.
Беляев Ю.Е. 1998 елда вафат.