ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

АБДЕЛХӘКИМОВ Рәшид Вәли улы


Төзүче, җәмәгать эшлеклесе

1941нче елның 14нче гыйнварында Горький өлкәсе Сергач районы Андреевка авылында туган.

1965нче елда Казан төзелеш институтын тәмамлаганнан соң, «Татэнерготөзелеш» трестынының  5нче идарәсендә мастер булып эшли башлый.  Соңрак 1нче төзелеш-монтаж идарәсендә прораб, участок башлыгы булып эшли. Аның җитәкчелегендә изопрен каучук җитештерү комплексының беренче өлеше, ярдәмче трансформатор станцияләре, эстакадалар сафка баса.  1969-1973нче елларда  1нче төзелеш-монтаж идарәсенең производство-техник бүлеге башлыгы, төзелеш-монтаж идарәсенең баш инженеры, соңрак  идарә башлыгы  булып эшли.  1973нче елдан «Жилстрой» идарәсен җитәкли, анда 15 ел хезмәт куя.  Ул эшләгән чорда Түбән Камада 1,2 млн кв. метрдан артык торак йорт, 23мәктәп,   60 балалар бакчасы, Халык иҗаты йорты, “Җәлил” кинотеатры, химия-технология институты, 2 техникум, 6 һөнәри-техник училище, балалар хастаханәсе һәм медсанчасть биналары,  бала тудыру йорты, тубдиспансер, профилакторийлар, автобус һәм тимер юл вокзалы, “Бигеш” аэропорты һ.б. объектлар төзелә. 1994нче елдан алып, лаеклы ялга чыкканчы, «Графика» проект-төзелеш фирмасы директоры булып эшли.

3 чакырылышта шәһәр Советы депутаты итеп сайлана. Рәшид Вәли улы – ТАССРның атказанган төзүчесе. Ул  “Түбән Кама шәһәренең  Мактаулы гражданины” исеменә лаек булды.

x^