Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
1957нче елның 1нче маенда ТАССРның Әлмәт районы Түбән Мактама авылында туа.1976нчы елда Әлмәт төзелеш техникумын тәмамлый һәм «Средазнефтегазстрой» төзелеш идарәсендә монтажчы булып эшли башлый. Шул ук елны Совет армиясе сафларына алына.
1978нче елда «Татнефтестрой» берләшмәсендә баш инженер, 1981нче елда күчмә төзелештә прораб булып эшли. 1983нче елда КПССның Әлмәт шәһәр комитетында сәнәгать- транспорт бүлеге инструкторы итеп җибәрелә.
1985нче елда Казан төзелеш институтын тәмамлый. Икътисад фәннәре докторы.
1986нчы елда халык депутатларының Әлмәт район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп билгеләнә. 1992нче елда Әлмәт район администрациясе һәм Әлмәт шәһәре башлыгы урынбасары булып эшли. 1993нче елдан – Әлмәт «Татнефтеремстрой» ремонт-төзелеш идарәсе җитәкчесе.
1998нче елның гыйнварыннан Хәмзә Әзәл улы Түбән Камада нефть эшкәртү һәм нефть-химия заводлары төзелешенә җитәкчелек итә. Ул идарә иткән чорда предприятиедә югары квалификацияле белгечләр коллективы оеша, социаль өлкә һәм кадрлар сәясәтенә зур игътибар бирелә. Предприятиенең югары дәрәҗәсе, үз йөзе булу - Хәмзә Әзәл улының тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Бүген «ТАНЕКО» ААҖ – Россиядә генә түгел, ә дөньякүләм танылу алган нефть эшкәртү һәм нефть-химия предприятиеләре комплексы.
2012нче елның маенда Баһманов Хәмзә Әзәл улы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары итеп билгеләнә.
2 чакырылышта Хәмзә Әзәл улы Түбән Кама шәһәр Советы депутаты итеп сайланды, шәһәрнең итҗтимагый тормышында актив катнашты, сайлаучыларның бер генә мөрәҗәгатен дә игътибарсыз калдырмады. Депутатлык эшчәнлегенә мөнәсәбәте, аның эш стиле күп кенә депутатларга үрнәк булып торырлык.
Хәмзә Әзәл улы Баһманов “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены, “Фидакарь хезмәт өчен”, “Казанның 1000 еллык истәлегенә” медальләре белән бүләкләнде. Аңа “Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе”, “Россия Федерациясенең Атказанган төзүчесе”, “Татнефть” ААҖ мактаулы нефтьчесе“ исемнәре бирелде. “Ел җитәкчесе -2002” Республика иҗтимагый бәйгесендә катнашып, “Нефть- химия һәм химия предприятиеләренең иң яхшы җитәкчесе” номинациясендә җиңү яулады. “Ел җитәкчесе -2003” республика бәйгесендә «Барс» номинациясе лауреаты, “Ел менеджеры -2003” Гомумрәсәй бәйгесе җиңүчесе, Минин һәм Пожарский исемендәге милли премия лауреаты, “Милли Олимп” иҗтимагый премиясе лауреаты, эшмәкәрлектә ирешкән уңышлары өчен Сократ исемендәге халыкара бүләккә лаек булды.
«ТАНЕКО» нефть эшкәртү һәм нефть-химия заводлары комплексы төзелешенә керткән зур өлеше һәм Түбән Кама шәһәрен үстерү буенча иҗтимагый- сәяси һәм хәйриячелек эшчәнлеге өчен Хәмзә Әзәл улы Баһмановка шәһәр Советы карары белән (№ 25, 11нче июль) 2012нче елда “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелде.