Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Разил Вәлиев 1947нче елның 4нче гыйнварында Татарстанның Түбән Кама (элеккеге Ширәмәт) районы Ташлык авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала. 1965нче елда Түбән Кама 1нче урта мәктәбен тәмамлый. Шул ук елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Ике курсны тәмамлагач, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә китеп, М. Горький исемендәге Әдәбият институтында белем ала. 1972-1981нче елларда Р. Вәлиев «Ялкын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, әдәби бүлек мөдире, җаваплы сәркатип вазыйфаларын башкара. 1981-1984нче елларда ул Чаллы Язучылар оешмасы сәркатибе, 1984-1986нчы елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары, 1986-2000нче елларда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры булып эшли.
Якташыбыз Разил Вәлиев шагыйрь, язучы, драматург, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак танылды. Ул — 1979нчы елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Күпкырлы эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак, «Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» халыкара көмеш медале белән бүләкләнде. Разил Вәлиев — Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (1990, 1997), Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1997), Татарстан Югары Советы депутаты (1990-1995), 1995нче елдан Татарстан халык депутаты, 2000нче елдан Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе.
Күренекле якташыбыз Түбән Кама районының иҗтимагый-сәяси, социаль һәм мәдәни үсеше өчен зур тырышлык куя. Сайлаучылар белән даими очрашып тора,район халкының бер генә мөрәҗәгатен дә игътибарсыз калдырмый. Үсеп килүче яшь буынның милли рухта тәрбияләнүен кайгыртып, һәр елны Түбән Кама укучылары арасында яшь язучыларның иҗат бәйгесен оештыра, җиңүчеләргә үз премиясен тапшыра.