Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Нина Федоровна Буханова 1950нче елда туган. Бүгенге көндә мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен Түбән Кама "Надежда" мәктәп-интернатын җитәкли. Ул – Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Инвалидлар белән эшләү буенча координацион совет, Мәскәүдәге Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең инвалид балалар белән эшләү советы әгъзасы.
Нина Федоровна хезмәт эшчәнлеген 1974нче елда Түбән Каманың 7нче мәктәбендә химия укытучысы буларак башлый, соңрак тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.
1979-1990нчы елларда шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли, шәһәрнең иҗтимагый-сәяси, социаль һәм мәдәни тормышын җайга салуда актив эш башкара. Ул уйлап тапкан проектлар Татарстанда гына түгел, СССРның башка төбәкләрендә дә зур хуплау табалар. Аның җитәкчелендә Мәдәният фонды оеша. 7 тапкыр шәһәр Советы депутаты итеп сайлана, шуларның 5есендә – Совет рәисе урынбасары; халыкны социаль яклау даими комиссиясе рәисе. 8 ел буена шәһәр хатын-кызлар Советын җитәкли. Россиянең Мәгариф отличнигы, Россиянең Сәламәтлек саклау отличнигы, Татарстан Республикасының Социаль яклау отличнигы, күп кенә дәүләт бүләкләре иясе.