Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Азат Шәймулла улы Зыятдинов 1939нчы елның 20нче гыйнварында ТАССРның Балтач районы Таузар авылында туган. Карадуган җидееллык мәктәбен тәмамлый. Рус телен тирәнрәк өйрәнү максаты белән, бер ел Кече Лызи җидееллык мәктәбендә укый. 1955нче елда Казан технология техникумына укырга керә һәм аны 1959нчы елда тәмамлый. 1959-1962нче елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. 1962-1968нче елларда Казан авиация институтында укый, инженер -электронщик белгечлеге ала. Шуннан соң аның бөтен тормыш юлы республикабызның яшь химиклар шәһәре Түбән Кама белән бәйле. Монда ул 1968нче елда килә. 1968-1969нчы елларда — «Түбән Кама Нефтехим» берләшмәсендә мастер, 1969-1971нче елларда — смена җитәкчесе, 1971-1974нче елларда — цех җитәкчесе урынбасары. 1975нче елда Мәскәү химия-технология институтының аспирантурасына керә, аны тәмамлап, кандидатлык диссертациясе яклый. 1978-1980нче елларда «Нефтехим» берләшмәсенең фәнни идарәсендә өлкән инженер, фәнни-тикшеренү лабораториясе җитәкчесе була.
1991нче елда Мәскәүнең М.В.Ломоносов исемендәге махсус химия-технология институты гыйльми советында «Математик модельләштерү ысуллары нигезендә нефть -химия каталитик процессларын интенсивлаштыру» дигән темага диссертация яклап, техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсе ала.
Бүгенге көндә галим - 150гә якын фәнни хезмәт һәм ачышлар авторы. Аларның төп юнәлеше — нефть-химия, органик химия, модельләштерү, каталитик процесслар, реакторлар, катализаторлар һ.б. Фәнни эшләре Түбән Кама, Салават, Уфа, Пермь, Омск шәһәрләрендәге нефть-химия предприятиеләрендә гамәлгә ашырылган.
А.Зыятдинов - 1997нче елдан “Түбән Кама Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең фәнни-технологик үзәге директоры. 1996нчы елда аңа “Татарстан Республикасының Атказанган химигы” дигән мактаулы исем бирелде. 2001нче елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайланды. А.Зыятдинов - республикабызның танылган җәмәгать эшлеклесе. Ул — Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясен алган «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсен оештыручыларның берсе, аның җитәкчесе. Галим Түбән Камада Татар иҗтимагый үзәге филиалын оештыруда башлап йөрде, хәзер - аның рәисе. Милләтпәрвәр җанлы якташыбыз беренче һәм икенче Бөтендөнья татар конгресслары делегаты. 1990-1995нче елларда Татарстан Республикасы Югары Советының уникенче чакырылышы депутаты булды, Татарстан Республикасының дәүләт суверенлыгы турындагы Декларацияне, республикабызның дәүләт символларын хәзерләү һәм кабул итүдә актив катнашты. Милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе буларак халкыбызның милли мәнфәгатьләрен яклау һәм кайгырту юнәлешендә киң күләмле эш алып барды.
Якташыбыз актив публицист та. Аның туган телебез, милли мәдәниятебез, халкыбыз язмышына, күркәм шәхесләренә багышланган өч дистәдән артык мәкаләсе республикабызның абруйлы газета-журналларында басылды. Профессор А.Зыятдинов Америка, Франция, Бельгия, Греция, Голландия, Төркия халыкара конференцияләрендә катнашып, фәнни эшчәнлектән тыш, милли һәм милләтара мәсьәләләрне җайга салу белән шөгыльләнде, татар диаспорасы вәкилләре белән очрашты.
Татар шигъриятенең күренекле вәкилләре - Һади Такташ, Хәсән Туфан һ.б. иҗатына гашыйк якташыбыз үзе дә шигырьләр яза. Тормыш иптәше – математика укытучысы, Татарстан Республикасының мактаулы укытучысы.
Ике балалары бар: Нариман һәм Гөлнара. А.Зыятдинов озак еллар үз нәсел шәҗәрәсен төзү өстендә дә эшли, актив фәнни һәм җәмәгать эшчәнлеген дәвам итә.
Азат Зыятдинов 2017нче елның 24нче сентябрендә вафат булды, Балтач районы Таузар авылында җирләнде.