Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Власов Владимир Федорович 1935нче елның 23нче августында туган. 1958нче елда Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Педагогик стажы – 39 ел.
Түбән Камада 1965нче елдан бирле яши. 18 ел буена 2нче мәктәптә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли, физика укыта.
1993нче елдан технология лицеенда укытучы булып эшли. В.Ф.Власов – шәһәрнең иң көчле физика укытучыларыннан берсе. Чын мәгънәсендә мөхтәрәм педагог балалар укыту белән бергә үзенең белемен күтәрү өстендә дә даими шөгыльләнә. Төрле катлаулы биремнәрнең заманча чишелешен табып, Россия күләмендә иң яхшы укытучы исемен тагын бер кат дәлилләве нәкъ менә шул турыда сөйли.
Директор урынбасары буларак, яшь педагоглар мәктәбе оештыра, мәктәпкә беренче тапкыр эшкә килүче яшь укытучыларга төпле киңәшләрен бирә, тәҗрибә уртаклаша.
Шәһәр физика укытучылары методик эшен оештыруда актив катнаша. Ул – физиканың төрле бүлекләре буенча методик кулланмалар төзегән автор. Ел саен республика, шәһәркүләм педагогик семинарлар уздыруда катнаша, ачык дәресләр күрсәтә. Ул укыту һәм тәрбия системасында бала шәхесендәге эшчәнлеккә кирәкле сыйфатлар булдыру мәсьәләсе белән тирәнтен шөгыльләнә. Моны хәл итү өчен, укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технологиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты - шәхес тәрбияләү, кечкенәдән үк баланы шәхес итеп күрү, сәләтен тану, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү. Яңача эшләргә омтылу - уңай күренеш. Максатка ирешү өчен, иң элек теге яки бу яңа системаның концепциясен һәм теориясен өйрәнү таләп ителә. В.Ф.Власов әлеге система турында махсус мәкаләләр, хезмәтләр белән танышып, шул системада эшләүче укытучылар белән фикерләшә, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнүгә дә зур игътибар бирә.
Халык мәгарифе өлкәсендәге казанышлары өчен В.Ф.Власов “Мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Ул – Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, 1996, 1997, 1998, 2001нче елларда Сорос премиясе лауреаты. “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеменә лаек булды.