Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Андреева Людмила Николаевна 1940нчы елның 17нче гыйнварында Чаллы районы Олы Афанас авылында туа. Әтисе ветеринария фельдшеры булып эшли, әнисе йорт эшләре белән шөгыльләнә. Людмила Николаевна 1957 нче елда ТАССРның Әгерҗе районы Красный Бор авылында урта мәктәп тәмамлый.
1959 -1965нче елларда Казан медицина институтының педиатрия факультетында укый. Аннары Пермь өлкәсенә Усолье шәһәренә табиб-педиатр итеп җибәрелә. Район үзәк хастаханәсе комсомол оешмасы секретаре вазыйфасын башкара.
1969нчы елда гаиләсе белән Түбән Кама шәһәренә күченә. 1972нче елдан балалар сырхауханәсе баш табибы булып эшли башлый. Тормыш иптәше Михаил Максим улы 1969-1996нчы елларда «ТүбәнКама Нефтехим» ААҖ эшли.
Җәмәгать эшләрендә актив катнаша. 7 чакырылышта шәһәр Советы депутаты итеп сайлана. 10 ел буена Ана һәм бала хокукларын яклау комиссиясе рәисе, шәһәр Советы президиумы әгъзасы.
1988нче елда шәһәр балалар хастаханәсе баш табибы итеп билгеләнә. Андреева Людмила Николаевна – сәламәтлек саклау эшен оештыру буенча югары категорияле табиб, Татарстан Республикасының атказанган табибы, Сәламәтлек саклау отличнигы, аңа “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелде.
Ике кызы бар: Елена һәм Наталья.
2000нче елда лаеклы ялга чыга.