Закрыть
-
Муниципаль район
-
Шәһәрдәшләргә
Беляев Владимир Павлович хезмәт юлын 1953нче елда СССРның Каховка гидроэлектростанциясен төзүдә моторчы буларак башлый.
1960нчы елдан «Татэнерготөзелеш» берләшмәсендә җитәкче урыннарда эшли. Эш дәверендә үзен оста оештыручы һәм техник яктан тирән белемле инженер итеп таныта. Владимир Павлович эшләгән чорларда районның энергетика базасы сафка баса, эре нефть -химия комплексы бар куәтенә эшли башлый, авыл һәм шәһәр төзелеше яңа дәрәҗәгә күтәрелә. «ТүбәнКама Нефтехим», «ТүбәнКама Шин» берләшмәләрендә эре объектлар, 1нче, 2нче җылылык-электр үзәкләре, Менделеевск шәһәрендә минераль ашламалар заводы, торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр сафка баса. Моннан тыш, Чистай, Мамадыш, Менделеевск, Алабуга, Азнакай шәһәрләрендә төзелешләр алып барыла.
Тырыш хезмәте өчен Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Хөрмәт Билгесе орденнары, В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан, “Хезмәт ветераны”, “Җиңүнең 50 еллыгына” медальләре белән бүләкләнә. Ул – Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе, СССРның мактаулы энергетигы, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины. ТАССР Югары Советы һәм Түбән Кама шәһәр Советы депутаты.
Аның өзлексез хезмәт стажы - 46 ел.