ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

ВӘЛИУЛЛИН Кәрим Хәмидулла улы


Шәһәрнең беренче төзүчеләреннән, җәмәгать эшлеклесе

Вәлиуллин Кәрим Хәмидулла улы 1930нчы елда Кама Тамагы районы Олы Яңасала авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1933нче елда алар гаиләсе Татар бакчачылык институты тәҗрибә станциясенә күченә. Күрше авылда урта мәктәпне тәмамлагач, ул  1948нче елда Казан төзелеш институтына укырга керә. 1951нче елда Воронежда сугыштан соң торак йортларны торгызу эшендә практика үтә. Соңрак Сталинград шәһәрендә торак йортларны торгызу эшендә катнаша.

1953нче елда  институтны тәмамлагач,  Кәрим Хәмидулла улы Лениногорск шәһәр төзелешенә китә. Биредә төзелешнең төрле өлкәләрендә эшләп, тәҗрибә туплый.

1960нчы елның 25нче декабрендә  чана-трактор поездына утырып, берсеннән-берсе кечкенә ике  бала белән алар гаиләсе  Түбән Кама шәһәр төзелешенә килеп төшә. Бу вакытта Кәрим Хәмидулла улына 30 яшь була. Бирегә аның белән тагын 24 төзүче килә. Шәһәр  төзелеше   пионер базасын төзүдән башлана. Соңрак аны «промбаза” дип атый башлыйлар. Ярты ел эчендә биредә 40тан артык объект сафка баса. 1961нче елда Лениногорск шәһәреннән ташчылар һәм балта осталары бригадасы килә. Кайбер вакытларда Кәрим Хәмидулла улына тәүлек буе да эшләргә туры килә. Соңрак төзүчеләр поселогы сафка баса: торак йортлар, мәктәп, хастаханә төзелә.

1961нче елның мартында   «Гипрогор» шәһәр төзелеше буенча беренче сызымнарны бирә. 24нче мартта шәһәрнең беренче йортына нигез салына.  Шәһәр төзелеше  СССР дәүләт планында каралсын һәм раслансын өчен, беренче төзүчеләр алны-ялны белми тырышалар. 1962нче елда шәһәр төзелешенә Лениногорск тресты да кушыла. Кәрим Хәмидулла улын бирегә производство бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр.

1964нче елдан ул 7нче төзелеш идарәсендә  баш инженер, соңрак –җитәкче,   «Спецстрой» берләшмәсе җитәкчесе булып эшли. Аның катнашыннан башка бер генә  объект та тапшырылмый.

1981нче елда Вәлиуллин К.Х. “Татэнергостөзелеш” берләшмәсе җитәкчесе урынбасары булып эшли башлый. Эш дәверендә үзен таләпчән, тырыш, тирән белемле җитәкче итеп таныта. Түбән Камадагы төзелешләр белән беррәттән, ул Менделеевскидагы минераль ашлама чыгару заводын төзү эшенә дә җитәкчелек итә. 1990нчы елда лаеклы ялга чыга, шулай да хезмәт эшчәнлеген туктатмый. 1992нче елда Түбән Кама администрациясе башлыгы Галиәхмәтов А.Н. киңәше белән  хәйриячелек эшен җәелдерә.

Вәлиуллин Кәрим Хәмидулла улы – ТАССРның атказанган төзүчесе, “Татэнерготөзелеш”нең атказанган төзүчесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе. Аңа “ Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелә.

 

x^