ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Шияпов Равил Таһир улы


Нефть- химия тармагы ветераны, җәмәгать эшлеклесе

1946 елның 4 мартында Тольятти шәһәрендә туа. Хезмәт эшчәнлеген урта мәктәпне тәмамлаганнан соң башлый, бер ел Тольятти синтетик каучук заводында слесарь булып эшли.

«Синтетик каучук технологиясе» белгечлеге буенча Тольятти политехника институтын тәмамлаган. Институттан соң Совет Армиясе сафларына алына, Чехословакиядә хезмәт итә, капитан дәрәҗәсенә күтәрелә.

1972 елда Түбән Кама шәһәренә килеп, «Түбән Кама нефть- химия комбинаты» ААҖ бутил каучук заводына мастер-технолог булып эшкә урнаша.

Нефть- химия комбинатының иҗтимагый тормышында актив катнаша: цехның комсомол оешмасы секретаре, яшь белгечләр советы рәисе, ВЛКСМ комитеты әгъзасы, профсоюз комитеты әгъзасы -хезмәт һәм эш хакы комиссиясе рәисе итеп сайлана.

1977-1986 елларда 1 нче СКИ-3 һәм 2 нче СКИ-3 заводларында цех җитәкчесе урынбасары, цех җитәкчесе, баш инженер булып эшли.

1986 елдан 2007 елга кадәр – «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ бутил каучук заводы директоры, 2007 елдан 2012 елга кадәр – предприятиенең фәнни-технологик үзәге техник директоры.

2012-2015 елларда «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ каучук җитештерү буенча баш технолог киңәшчесе вазыйфасын башкара.

Равил Таһир улы актив рационализатор һәм уйлап табучы булып тора. Изобутилен һәм бутил каучук, полиизопрен каучук заводын төзү, эшләтеп җибәрү буенча производствоны, полиизопрен каучук заводын төзүдә актив катнаша һәм аларны уңышлы эшләтү өчен күп хезмәт куя. Аның җитәкчелегендә 2004 елда Россиядә беренче тапкыр галобутилкаучук җитештерү үзләштерелә.

Равил Шияпов Татарстан Республикасының уйлап табучылар һәм рационализаторлар Бөтенсоюз оешмасы советы әгъзасы итеп сайлана. СССР Хәрби-Диңгез Флоты үзәк советының Түбән Кама шәһәреннән беренче һәм соңгы әгъзасы булып тора.

Аның җитәкчелегендә «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ бутил каучук заводы күп еллар дәвамында 31 нче мәктәпкә шефлык итте.

Равил Таһир улы «Хезмәт батырлыгы өчен» (1981), «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (2005) медальләре, ВДНХ бронза медале, «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Аңа «Татарстан АССРның Атказанган уйлап табучысы» (1988 ел), «Татарстан Республикасының Атказанган химигы» (1993 ел) мактаулы исемнәре бирелә.

Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты (2005 ел).

Равил Шияпов – шәһәр һәм предприятиенең иҗтимагый һәм спорт тормышында актив катнашучы. «Нефтехимик» футбол клубының беренче президенты.

Түбән Кама шәһәр Советының 2021 елның 1 сентябрендәге 36 нчы карары нигезендә, Шияпов Равил Таһир улына Түбән Кама шәһәре, аның нефть- химия комплексының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе, актив иҗтимагый эшчәнлеге, уйлап табу һәм рационализаторлык хәрәкәтен үстерүе, нефтехимикларның хезмәт коллективында спорт традицияләрен булдыруга шәхси өлеше өчен, «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

 

 

x^