ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

ЕМЕЛЬЯНОВ Геннадий Егорович


Сәясәт эшлеклесе, РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы

1957 елның 1 гыйнварында ТАССРның Зәй районы Кармалы авылында туган.

1987 елда С.М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтын «Инженер-механик» белгечлеге буенча, 2002 елда Казан дәүләт техник университетын «Икътисадчы-менеджер» белгечлеге буенча тәмамлаган.

Геннадий Егоровичның тормыш юлы Түбән Кама белән тыгыз бәйләнгән. Биредә ул үзенең хезмәт эшчәнлеген пассажир автотранспорт берләшмәсендә автослесарь булып башлый, аннары шәһәрнең төрле автотранспорт предприятиеләрендә эшен дәвам итә. Төрле елларда бу тармакта җитәкче вазыйфаларны башкара, шул исәптән баш инженер, ә аннары «Камэнергостройпром» автотранспорт колоннасы директоры булып эшли.

1999-2004 елларда Яр Чаллы шәһәре башлыгының беренче урынбасары булып эшли. 2004 елдан ике ел дәвамында Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәре хакимиятен җитәкли. Аннары өч ел «Яшел Үзән муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы, Яшел Үзән муниципаль районы Советы рәисе булып эшли.

2009 елдан 2010 елга кадәр Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфасында эшли. Аннары Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнә. 2010 елның 15 октябрендә Алабуга шәһәре мэры, Алабуга муниципаль районы башлыгы итеп сайлана.

2019 елның сентябрендә VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана.

Ул - 2019 елдан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан   Федерация Советында сенатор. Федерация Советының азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты әгъзасы. Сенатор вазыйфасында Геннадий Егорович Түбән Кама муниципаль районына һәм Түбән Кама шәһәренә зур игътибар бирүен дәвам итә. Аның тырышлыгы белән күп кенә сораулар хәл ителә, инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла, Түбән Кама халкының социаль хәле яхшыра.

Геннадий Егорович - социология фәннәре кандидаты.

Ул «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

 

Түбән Кама шәһәр Советының 2021 елның 1 сентябрендәге 36 нчы карары белән, Түбән Кама шәһәренең һәм Түбән Кама районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе, шәһәр һәм район территориясендә илкүләм проектларны тормышка ашыруда булышлык итүе, түбәнкамалыларның этнографик һәм мәдәни-агарту тормышында һәм милләтара килешүне ныгытуда актив катнашуы өчен, Геннадий Егорович Емельяновка «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

x^