ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Вәлиев Рифгать Мөхәммәтшәех улы


Җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче

1951 елның 6 февралендә Әлмәт районы Бикәсаз авылында туа.

1980 елда С.М. Киров Казан химия-технология институтын тәмамлый. Белгечлеге буенча - инженер-механик.

Хезмәт эшчәнлеген 1972 елда Түбән Камада химкомбинатта слесарь булып башлый, 1974-1978 елларда предприятие инженеры булып эшли. 1978 елдан Түбән Кама махсуслаштырылган   «Термостепс» идарәсендә эшли. 1984 елның ноябреннән «Монтажтермоизделия» трестының Брежнев шәһәре идарәсендә баш инженер вазыйфасына күчерелә.

1989 елның 12 июлендә Түбән Кама идарәсе башлыгы, 1993 елда - директор, 2008 елда - «Термостепс» ААҖ генераль директоры итеп билгеләнә.

«Термостепс»та эш дәверендә ул үзен тәҗрибәле, белемле җитәкче итеп күрсәтә. Аның җитәкчелегендә оешма авыр 90 нчы елларны җиңеп чыга. Предприятие коллективын тулысынча саклап кала алалар. Рифгать Вәлиев үз алдына предприятиене үстерү, җылылык изоляциясе өлкәсендә яңа дәрәҗәгә чыгу бурычын куя. Моның өчен җитештерү процесслары яңартыла, төзелеш техникасы һәм җиһазлар сатып алына, иң сыйфатлы һәм куркынычсыз җылылык изоляциясе материаллары кулланыла башлый. «Термостепс» төзелеш тармагында алдынгы предприятиеләрнең берсе була.

Рифгать Вәлиев тырышлыгы белән, «Швартманс Машиненбау» немец машина төзелеше компаниясе белән хезмәттәшлеккә ирешелә. Аның җитәкчелегендә бөтен хезмәт коллективының һөнәри дәрәҗәсе артта, кадрлар агымы проблемасы хәл ителә, компаниянең техник җиһазланышы яңартыла.

Ул күп кенә хөкүмәт бүләкләренә лаек була. «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» (2010 ел), «Татарстан Республикасының Мактаулы төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелә. «Россиянең Мактаулы төзүчесе» күкрәк билгесе (1998 ел), Россия Федерациясе региональ үсеш министрлыгының Мактау грамотасы (2008 ел) белән бүләкләнә.

Рифгать Вәлиев шәһәрнең иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Мәктәпкәчә учреждениеләргә, мәктәпләргә, дини оешмаларга, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләренә, Түбән Кама үзәк күппрофильле хастаханәсенә ярдәм итеп, зур хәйрия эше алып бара.

Компания Вәлиев Р.М. инициативасы буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә ел саен Яңа елга, инвалидлар ункөнлегенә бүләкләр әзерләүгә акча бүлеп бирә. Сабантуй, Республика көне, Шәһәр көне кебек гомумшәһәр чаралары өчен дә матди ярдәм күрсәтә. Кама елгасы яр буен һәм Кызыл Чишмә бистәсен төзекләндерүдә зур финанс ярдәме күрсәтте. Республика тормышында да актив катнаша: «Яңарыш» фондына, Татарстан Республикасы Бокс федерациясенә матди ярдәм итә. Федераль әһәмияттәге тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызуда актив катнаша. Вәлиев Р.М. җитәкчелегендә предприятие «Мәдәни мирас: борынгы Болгар, Зөя утрау-шәһәре» комплекслы проектын эшләү һәм тормышка ашыруда катнашты.

Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Түбән Кама бүлеге белән берлектә актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара. Аксакаллар шурасының мактаулы әгъзасы булып тора, татар халык гореф -гадәтләрен, мәдәниятен һәм телен саклау, торгызу буенча чараларны оештыруда матди ярдәм күрсәтә.

Түбән Кама шәһәр Советының 2021 ел 1 сентябрендәге 36 нчы карары белән Түбән Кама шәһәренең һәм Түбән Кама муниципаль районының төзелешенә һәм социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне, зур хәйрия эшчәнлеге һәм Түбән Кама шәһәренең иҗтимагый, милли-мәдәни тормышында актив катнашканы өчен, аңа «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

x^