ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ

Әхмәдиева Ганҗә Галим кызы


Социалистик Хезмәт Герое. Беренче төзүче

1937 елның 20 гыйнварында ТАССРның Азнакай районы Әсәй авылында туа.

Хезмәт эшчәнлеген 1955 елда Актүбәдә «Татнефтепромстрой» берләшмәсе 3 нче трестының СМУ-21 идарәсендә маляр булып башлый. 1961 елда Түбән Камада Бөтенсоюз удар комсомол төзелешенә килә. Маляр булып эшли башлый, «Татэнерго» төзелеш идарәсенең СУ-10 бригадиры итеп билгеләнә.

Ул шәһәрнең төрле объектлары – автовокзал, «Бигеш» аэропорты, Техника йорты, «Җәлил» кинотеатры, «Кама» кунакханәсе, «Татэнерго» бинасы, Түбән Кама нефть химиясе комбинаты һәм шин заводы һәм цехлар төзелешендә эшләгән.

Ганҗә Галим кызы актив рәвештә җәмәгать эше белән дә шөгыльләнә. СССР Энергетика һәм электрлаштыру министрлыгының өлкә комитеты әгъзасы (1969 ел), профсоюзларның үзәк комитеты әгъзасы (1982-1987 еллар), СССР һөнәри берлекләренең XVII съезды делегаты (1982 ел).

СССР Югары Советы Президиумының 1981 елгы Указы белән, Түбән Кама шәһәре төзелешендә ирешкән уңышлары өчен, Әхмәдиева Ганҗә Галим кызына «Социалистик Хезмәт Герое» исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале белән бүләкләнә.

Дәүләт бүләкләре:

СССР Югары Советы Президиумының «Хезмәттә аерылып торган өчен» (1966 ел) медале; «Фидакарь хезмәт өчен. В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» (1970 ел) медале; СССР Югары Советы Президиумыннан «Озак еллар намуслы хезмәт өчен» (1985 ел) медале; «Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» «(1985 ел) медале; «Хезмәт ветераны» (1985 ел) медале. СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены белән бүләкләнгән (1971). СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан «Октябрь инкыйлабы» (1976 ел) медале; «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале (2021 ел) белән бүләкләнгән.

Әхмәдиева Ганҗә Галим кызының исеме Татарстан Геройлары китабына кертелде.

Ганнҗә Галим кызы үсеп килүче буынны тәрбияләү эшенә һәм Түбән Кама политехника көллияте студентларының һөнәри осталыгына зур игътибар бирде. Һөнәри осталык бәйгеләрендә актив катнаша, форумнарда, сыйныф сәгатьләрендә студентлар белән әңгәмәләр үткәрә, Түбән Каманың яшь буынына бай тормыш тәҗрибәсен тапшыра.

Түбән Кама шәһәр Советының 2021 елның 1 сентябрендәге 36нчы карары нигезендә, химкомбинат, шин заводы, социаль инфраструктура учреждениеләре төзелешенә зур өлеш керткәне, Түбән Кама шәһәренең иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен, аңа «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

Әхмәдиева Ганҗә Галим кызы 2021 елның 16 октябрендә вафат булды.

 

 

x^