ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама чаңгычысы Россия кубогы ярышларында беренчелекне алды
Спорт
  • 04 Март 2021 - 14:15
  • Караулар: 157
Түбән Кама чаңгычысы Алия Иксанова Сыктывкарда узган илкүләм турнирда иң югары дәрәҗәгә иреште.

Россия кубогының хатын-кызлар арасында гомуми зачеты нәтиҗәләре буенча «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ «Нефтехимик» спорт клубы вәкиле 478 очко җыеп, 1 нче урынга чыкты.

Алия быел Россия кубогы этапларында биш алтын медаль һәм бер бронза медаль яулады. Бу сезонда ул классик стильдә түгел, ә ирекле стильдә узышты.

Моннан тыш, без Иксанованы ерак арага узышучы «дистанциончы» дип санарга күнеккән, моны аның быелгы күрсәткечләре дә дәлилли: 2021 елгы Россия кубогында 10 чакрымга узышта ул 2 нче килүчене 125 очкога артта калдырды. Хәзер исә ул үзен спринтта сынап карый. Кирово-Чепецк шәһәрендә узган ярышта классик стильдәге спринтта ул 4 нче килде.

Санап үтелгәннәрдән тыш, «Нефтехимик» спорт комплексы чаңгычысы Дөнья кубогы этапларында, Бөтенроссия ярышларында һәм ТР чемпионатында катнашырга өлгергән. Алда – 27 марттан 4 апрельгә кадәр Төмәндә узачак Россия чемпионаты.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^