25 июнь көнне 10 нчы мәктәптә ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татнефть" ГАҖ нефть-газ химиясе комплексы директоры Азат Шәүкәт улы Бикмурзин җитәкчелегендә проект семинары узды. Азат Бикмурзин 29б микрорайоны халкы белән очрашты.
Очрашу барышында микрорайонда спорт үзәге булдыру турында сүз барды.
Халыкка баскетбол, футбол, воркаут зоналы балалар мәйданчыклары булган универсаль хоккей кыры проекты тәкъдим ителде.
"Проектны гамәлгә ашыру ике этапта башкарылыр һәм кайбер мәйданчыклар быел ук төзелер дип көтелә", - дип җиткерде физкультура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Александр Клипачев.

