Быелгы кышта шәһәрдә массакүләм шуу өчен алты шугалак эшләячәк: «Гаилә», «Нефтехимиклар» һәм «Сабантуй» паркларында, «Батыр» һәм «Шинник» спорт комплекслары территорияләрендә, шулай ук «Нефтехимик» боз сараенда.
Шулай ук микрорайоннарда яшәүчеләр өчен уңайлы булган 20 ишегалды хоккей кортына су салу планлаштырыла. Кама Аланы шәһәр тибындагы «Олимпия» боз сараенда да шугалак эшләячәк.
Чаңгы спортын яратучылар өчен быел «Алмаш» укыту-тренировка базасының керү зонасын төзекләндерәчәкләр, ә чаңгы узышлары бүлеге спортчыларын әзерләү өчен Урман урамындагы трассаларны әзерләячәкләр.
Алдагы кышкы сезонга актив әзерлек алып барыла. Һава торышы планнарга комачауламас дип өметләнәбез!

