ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар ачык һавада бушлай тренировкаларда сәламәтлекләрен ныгыта ала
Спорт
  • 29 Июль 2025 - 12:57
  • Караулар: 147

"Сәламәт Түбән Кама" программасы кысаларында һәм СИБУР ярдәме белән шәһәрнең төрле мәйданчыкларында фитнесның төрле юнәлешләре буенча дәресләр узачак. Бу сәламәтлекне ныгыту гына түгел, саф һавада актив вакыт уздыру, энергия белән тулылану һәм фикердәшләр белән танышу өчен дә бик яхшы мөмкинлек.

Нижнекамцы могут укрепить здоровье на бесплатных тренировках под открытым небом

Тренировкалар программасы:

• Бачата – 29 июльдә 18:00 сәгатьтә "Гаилә" паркында.

• Калистеника һәм попа-пресс  – 30 июльдә 14:00 һәм 18:00 сәгатьтә, Тукай һәм "Гаилә" паркларында.

• Төньяк йөреш һәм зумба – 31 июльдә 18:00 сәгатьтә "Велики" паркында һәм "Гаилә" паркында.

• Йога һәм цигун – 1 августта 07:30 һәм 18:00 сәгатьтә, "Гаилә" паркында һәм Кояшлы аланда.

Күнегүләргә уңайлы кием һәм аяк киеме киеп килегез, үзегез белән су алырга онытмагыз. Тренировкалар «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында уза, ул Татарстан Республикасы Рәисе инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^