ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
26 апрельдә «Җиңү өчен 80 км!» патриотик велосипед узышы була
Спорт
  • 25 Апрель 2025 - 14:55
  • Караулар: 174

26 апрельдә бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү өчен 80 км!» патриотик велосипед узышы оештырыла. Чарада теләге булган һәркем катнаша ала, алдан теркәлү таләп ителми.

Әлеге спорт акция генә түгел, ә Ватан өчен гомерләрен биргән геройлар истәлегенә хөрмәт. Маршрут хәрби дан урыннары аша узачак, анда катнашучылар һәлак булучыларны һәм ветераннарның батырлыгын искә ала алачак.

Чара программасы:

7:40 – Җиңү монументы янында җыелалар;
8:00 – узыш башлана;
11:35 – Түгәрәк кырдагы мемориал янында тукталыш (моннан электричкада китәргә мөмкин);
15:30 – Түбән Камада Җиңү монументы янында финиш ясалачак.

Хәрәкәт темпы уңайлы булачак һәм төрле дәрәҗәдәге физик әзерлекле катнашучылар өчен җайлаштырылачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^