ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама шәһәре үзенең туган көнен билгеләп үтәчәк
Спорт
  • 12 Сентябрь 2023 - 13:32
  • Караулар: 111

Түбән Кама үзенең 57 еллыгын билгеләп үтәчәк: 22 сентябрь көнне шәһәрдә «Эшкә велосипедта» дигән акция узачак.

Анда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен ике тәгәрмәчле транспорт белән укырга, эшкә яки башка җиргә бару да җитә.

Катнашучылар өчен сувенирлар һәм җиләк-җимешләр белән «энергетик нокталар» эшләячәк. Барлыгы биш нокта булачак: Тынычлык проспекты (Пенсия фонды каршында), Химиклар проспекты, 49 («Рамус» сәүдә үзәге), Химиклар проспекты, 36 («Аркада» сәүдә үзәге), Менделеев урамы («Барс-4» сәүдә үзәге), Кама Аланы (базар).

«Эшкә велосипедта» акциясе сәламәт яшәү рәвешен һәм экологик чиста транспорт төрен пропагандалый. Түбән Камада 2023 нче ел - Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елы, дип игълан ителде.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^