30 июль көнне Түбән Камада өченче тапкыр TIMMERMAN ярыммарафоны узачак. Марафонда 10нан артык төбәктән спортчылар катнаша.
Йөгерергә яратучыларга өч дистанция тәкъдим ителә: 3, 10 һәм 21,1 км. Ярыммарафон маршруты Түбән Каманың үзәк урамнары буенча узачак.
Катнашучыларга уңайлы булсын өчен, алдан теркәлергә киңәш ителә, чөнки дистанцияләрдә урыннар саны чикләнгән. Онлайн теркәлү 24 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Түбән Кама TIMERMAN ярыммарафоны үз көчен сынап карау, нәтиҗәләрне яхшырту һәм фикердәшләр белән очрашу өчен искиткеч мөмкинлек булачак.
Исегезгә төшерәбез, 2023 ел Түбән Камада Сәламәтлек һәм сәламәт яшәү рәвеше елы, дип игълан ителде.
Түбән Кама ярыммарафоны турында сайтта белергә мөмкин.

