Түбән Камада 19 май көнне ел саен үткәрелә торган «Эшкә велосипедта» Бөтенроссия акциясе узачак. Традицион чара безнең шәһәрдә елына ике тапкыр үткәрелә.
Акциянең төп максаты - көндәлек эшкә велосипедта йөрү җиңел һәм куркынычсыз, моның өчен махсус кием яки әзерлек кирәк түгел.
Оештыручылар барлык катнашучылар өчен дә күңелле сюрприз әзерләде: барлык велосипедчыларга җиләк-җимеш һәм сувенирлар таратылачак.
«Энергетика нокталары» 7:00 сәгатьтән алып, 10:00 сәгатькә кадәр Менделеев урамы, 37 (Барс 4), Химиклар проспекты, 34 (Аркада), Тынычлык проспекты, 54 (Бургер Кинг), «Тын Аллея» тукталышы янында, Кама Аланы (базар) адресы буенча эшләячәк.
Ел саен акциядә муниципалитет җитәкчеләре, табиблар, педагоглар, ГХАТ белгечләре, гади шәһәр кешеләре һәм район халкы актив катнаша.

