Түбән Камада следж-хоккей буенча беренче дәрес узды. Үз-үзләрен яңа шөгыльдә сынап карарга хәрәкәт функцияләре бозылган малайлар һәм кызлар килде.
Очрашуны оештыручылар - ТР адаптив спортны үстерү үзәге белгечләре, Казанның беренче следж-хоккей командасына нигез салучы Ангелина һәм Тимур Садриевлар. Алар инвалид һәм физик мөмкинлекләре чикле балаларны спортка җәлеп итәргә тели.

Республика буенча Казанда - ике һәм Әлмәттә бер следж-хоккей командалары бар. Проектны үстерүдә РФ адаптив хоккей федерациясе ярдәмче булып тора. Хәзер Түбән Кама командасы да оешачак.
Оештыручылар тренерлар составына зур игътибар бирә. Беренче чиратта, монда һөнәри күнекмәләр түгел, ә кешелеклелек сыйфатлары, инвалид балалар белән эшләүгә омтылыш мөһим. Тимур һәм Ангелина балаларны махсус киемнәр белән тәэмин итәчәк, әмма уйнар өчен боз кирәк.

Алда әле эшләр күп, әмма иң мөһиме теләк булуын билгеләп үтә оештыручылар. Бу эшне тулысынча сентябрьдән башлап җибәрергә планлаштыралар. Гадәттәгечә, команданы җирле хоккей командасы исеме белән «Нефтехимик-следж» дип атарга телиләр.
Чаналы хоккей - физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен иң уңайлы спорт төре. Бу - классик хоккейның Паралимпия версиясе. Бозда уенчылар тимераяк урынына махсус чана һәм ике кәшәкә куллана. Дәресләр физик күнекмәләр булдыру ягыннан да, аралашу ягыннан да максатка ярашлы.

Уен барган арада, балалар реабилитологы Ирина Беркутова ата-аналар белән лекция дә үткәрде. Ул терәк-хәрәкәт системасы бозылган балалар өчен бу төр хоккейның файдасы турында сөйләде һәм балаларга мөстәкыйльлекнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын искәртте.

Матч ярты сәгатькә якын барды, әмма балалар һәм аларның әти-әниләренең хәтерендә ул әле озак сакланыр.
Матчтан соң барысы да чәй эчте һәм тәэсирләре белән уртаклашты. Ата-аналар әлеге очрашу өчен оештыручыларга рәхмәт җиткерделәр.