ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалы Милана Юртаева дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады
Яшьләр
  • 16 Август 2021 - 09:48
  • Караулар: 145
Түбән Кама янгын сүндерү һәм коткару спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Милана Юртаева дөнья чемпионатында  көмеш медаль яулады.

Бу атнада Хорватиянең Чаковец шәһәрендә янгын сүндерү һәм коткару спорт дисциплиналары буенча яшүсмерләр  командалары арасында ярышлар уза. Чемпионатта   19 яшькәчә  егетләр һәм кызлардан торган 8 җыелма команда катнаша.

Милана Юртаева  100 метрлы каршылыклар полосасын узуда кызлар арасында икенче урын яулады:  бу араны ул 16,91 секундта узды.

Түбән Кама спортчысының  тренеры - Вячеслав Козлов. Россия җыелма командасы составында шулай ук түбәнкамалы Вероника Стерликова да бар.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^