ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Алексей Бушенев исеме «Кайнар йөрәк» бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасының Мактау китабына кертелде
Яшьләр
  • 02 Апрель 2021 - 11:09
  • Караулар: 187
Түбәнкамалы Алексей Бушенев исеме «Кайнар йөрәк» бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасының Мактау китабына кертелде.

Мактау китабы һәр елны чыгарыла. Инициативаның төп максаты – актив тормыш позициясе күрсәткән, битараф булмаган, батырлыклар кылган, кешеләргә риясыз ярдәм иткән балалар һәм яшьләрне хөрмәтләү һәм рәхмәт белдерү. Китапта бүләкләнгән яшьләр һәм балалар, иҗтимагый оешмалар турында материаллар туплана.

17 яшьлек Алексей күрмәүче яки начар күрүче балалар өчен белем бирү ярдәмлеге уйлап тапкан. «Эссе илләрнең хайваннары» проекты - 3D-модельләштерү махсус программасы ярдәмендә ясалган 10 фигурадан торган макет. Һәр сында Брайль шрифты ярдәмендә хайванның исеме язылган, аның турында тавышлы хикәя белән җиһазландырылган. Яшь уйлап табучы үз макетын экологик яктан куркынычсыз материаллардан эшләгән.

Алексейның эшенә начар күрүче балалар белән эшләүче педагоглар һәм башка белгечләр уңай бәя биргән.

Алексей инде яңа макетлар эшләүгә керешкән. Ул күрмәүче һәм начар күрүче балаларга дөньяны танып белергә ярдәм итә торган яңа уеннар ясарга тели. Җитди авыру һәм инвалидлыгына карамастан, «кайнар йөрәк»ле шәһәрдәшебез спорт һәм җәмәгать эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә.

2021 елның Мактау китабы 136 язманы үз эченә ала. Барлык лауреатлар да күкрәк билгесе яки «Кайнар йөрәк» символы белән бүләкләнә.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^