ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама чаңгычысы Алия Иксанова «Хакасия кубогы» ярышларында бронза медаль яулады
Яшьләр
  • 02 Декабрь 2020 - 16:22
  • Караулар: 120
Түбән Кама чаңгычысы Алия Иксанова «Хакасия кубогы» бөтенроссия ярышларында 10 километрга узышта бронза медаль яулады.

Бүген, 2 декабрь көнне, « Вершина Тёи» бистәсендә чаңгы ярышлары буенча «Хакасия кубогы» кысаларында дүртенче ярыш узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан чаңгычылары 4 медаль яулады. Татарстан җыелма командасы капитаны Артем Николаев ирекле стильдә 15 километр арага узышта алтын медаль яулады. Шул ук ярышта Андрей Ларьков өченче урынны алды.

Артем Николаев шулай ук классик стильдә 15 километрга узышта өченче урын алды. Денис Филимонов ирекле ярышта беренче булды. Классик стильдә 10 километрга узышта Алия Иксанова бронза медаль яулады.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*