Түбән Камада тимер юл вокзалы базасында булачак «Станция» яшьләр үзәгенең иҗтимагый фикер алышулары узды. Фикер алышуда ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм 5 чакырылыш Түбән Кама шәһәр Советына депутатлыкка кандидат Радмир Беляев катнашты. Ачык фикер алышуларга студентлар, мәктәп укучылары, эшләүче яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре җыелды.
Гомуми мәйданы 3 мең кв. метрдан артык булган үзәкнең потенциалы «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру максатларында файдаланылачак. Түбән Кама «Станция»се 2026 елга Яшьләр үзәкләренең матди базасын капиталь ремонтлау һәм ныгыту республика программасына кертелгән. Беренче этапны гамәлгә ашыруга якынча 160 миллион сум бүлеп бирү планлаштырыла.
«Яшьләр киңлекләрен ясаганда, төрле категориядәге яшьләрнең фикерен исәпкә алырга кирәк. Бүген бик күп кеше җыелуына шатмын. Биредә һәр квадрат метр файдалы булырга тиеш, һәм безнең бурыч - бу киңлекнең нинди булачагын хәл итү», - дип билгеләп үтте Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Фәрит Шәяхмәтов булачак «Станция»нең башлангыч концепциясен тәкъдим итте. Биредә коворкинглар һәм остаханәләр, иҗади студияләр, амфитеатр, күргәзмәләр, кафе, кибер-заллар һәм башкалар урнашачак. Янәшәдәге территориядә урам террасасын җиһазлау планлаштырыла. «Станция» аралашу һәм үз-үзеңне күрсәтү өчен заманча мәйданчык булачак, анда төрле мавыгулары булган яшьләр җыелачак.
Фикер алышулар барышында оештыручылар «тәкъдимнәр банкы» җыйды – алар концепцияне җентекләп эшләгәндә каралачак.

