ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама чыгарылыш сыйныф укучылары Кама ярында, традицион бәйрәм ясап, мәктәп белән хушлаштылар
Яшьләр
  • 28 Июнь 2025 - 18:23
  • Караулар: 64

Бүген Кама ярында традицион гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узды. 888 унберенче сыйныф укучысын күңелгә үтеп керерлек программа белән олы тормышка озаттылар, шуларның 185 е көмеш һәм алтын медальләргә лаек булды.

Нижнекамские выпускники простились со школой традиционным праздником на берегу Камы

Чарага дәрәҗәле кунаклар – Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев, ТР икътисад министры урынбасары Гөлназ Исмәгыйлева һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Попова килде.

Нижнекамские выпускники простились со школой традиционным праздником на берегу Камы

"Хәзер сезнең чын-чынлап олы тормыш башлана. Барыгызга да уңышлар һәм сыйфатлы белем алуыгызны телим. Бәхетле булыгыз, чөнки сез чыннан да моңа лаек. Түбән Кама - сез уңышка ирешсен өчен бөтен шартларны тудырган искиткеч шәһәр. Кемдер башка шәһәрләргә укырга керер, ләкин беркайчан да кече ватаныгызны онытмагыз. Түбән Кама сезне һәрвакыт көтә һәм ярата, бу сезнең чын йортыгыз", - дип котлады район Башкарма комитеты җитәкчесе.

Нижнекамские выпускники простились со школой традиционным праздником на берегу Камы

Радмир Беляев БДИда  йөз балл җыючыларның уңышларын аерым билгеләп үтте, аларга планшетлар тапшырды. Түбән Кама районында барлыгы 13 укучы 100 баллга имтихан тапшырды.

Нижнекамские выпускники простились со школой традиционным праздником на берегу Камы

Бәйрәмдә чыгарылыш сыйныф укучылары бию батлында катнаштылар, шул рәвешле алар педагогларга һәм ата-аналарга хөрмәт белдерде, иҗат коллективлары чыгышларын тыңладылар һәм символик рәвештә беренче сыйныф укучыларына портфель тапшырдылар. Традицион вальс бәйрәмнең матур йомгагы булды.

Нижнекамские выпускники простились со школой традиционным праздником на берегу Камы

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^