ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада район башлыгының "Яшьләр" премиясе булдырылды
Яшьләр
  • 30 Июнь 2025 - 15:21
  • Караулар: 252

Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев 20 мең сум күләмендә «Яшьләр» премиясен гамәлгә куйды. Ул төрле өлкәләрдә үзләрен күрсәткән инициативалы яшьләргә тапшырыла. 

В Нижнекамске учреждена «Молодежная» премия главы района

Яшьләр көнен бәйрәм итүнең төп сәхнәсендә Радмир Беляев аны 20 активистка тапшырды. "Түбән Кама – яшь шәһәр, һәм бездә 70 мең яшь кеше яши. Киләчәк нәкъ менә алар кулында. Болар – бүген белем алучы, яхшылыкка омтылучы һәм үзләрен төрле тармакларда гамәлгә ашыручы егет-кызлар. Яшьләребезгә никадәр күбрәк ярдәм итсәк, Түбән Кама шулкадәр яхшырак үсәчәк", - дип билгеләде Радмир Беляев.

Инициативаны шәһәр оештыручы предприятиеләр дә хуплады. “Татнефть" һәм СИБУР яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда актив ярдәм иткән өчен бишәр кешене махсус призлар белән бүләкләде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^