Түбән Кама районында 29 майдан 27 мәктәп яны лагере эшли башлаячак, шуларның 17 се – шәһәрдә. Аларда 21 көн дәвамында 3,9 мең бала ял итәчәк. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Айзирәк Рамазанова сөйләде.
Мәктәп яны лагерына бер юлламаның бәясе 5,4 мең сум тәшкил итәчәк – шуларның 15% ын гына (817 сум) ата-аналар түләячәк. МХОда катнашучыларның 234 баласы җирле бюджет хисабына мәктәп яны лагерына бушлай барачак.
Шулай ук районда түләүсез нигездә 18 көнлек хезмәт һәм ял лагерьлары эшләячәк. Моннан тыш, 100 кешене колачлый торган палаткалы лагерьлар оештырылачак – бу Азимут, Роза ветров һәм КвантумКемп.