Түбән Кама ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Сәгыйтова социаль челтәрләрдә язылышу өчен «матур дата»га урыннар сатылу турында белдерүләргә ышанмаска чакыра.
«Алдакчыларның хәйлә-мәкеренә бирешмәгез. Башка гариза бирүчеләргә датаны броньлап булмый, хәтта язылышудан баш тарткан очракта да, билгеләнгән вакытка кадәр дата әлеге пар өчен беркетелгән булып кала», - дип яза инстаграмда үз битендә Гүзәлия Сәгыйтова.
Сүз уңаеннан, 2022 ел «матур даталар»га бай. Бүгенге көндә Түбән Камада «тылсымлы» көннәрдә язылышыр өчен, 70 тән артык гариза бирелгән.