ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Авыл киңлекләре яңа форматка күчә: Радмир Беляевка ике китапханәне яңарту концепциясен тәкъдим иттеләр
Мәдәният
  • 30 Декабрь 2025 - 13:50
  • Караулар: 55

Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляевка һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшинга Шәңгәлче һәм Ташлык авылларында китапханәләрне яңартуның башлангыч дизайн-концепциясен тәкъдим иттеләр.

Сельские пространства нового формата: Радмиру Беляеву представили концепцию обновления двух библиотек

Сельские пространства нового формата: Радмиру Беляеву представили концепцию обновления двух библиотек

Шәңгәлче авыл китапханәсендә демонтаж эшләре бара инде. Соңыннан бинаны зур булмаган зоналарга бүлү күздә тотыла: компьютер, уку, балалар заллары, шулай ук мәдәни чаралар һәм мастер-класслар үткәрү өчен урыннар. Яңартылган объект китапханә генә түгел, ә барлык яшьтәгеләр өчен белем бирү һәм гаилә үзәге булачак.

Сельские пространства нового формата: Радмиру Беляеву представили концепцию обновления двух библиотек

Китапханә авыл мәдәният йорты белән берлектә эшләячәк, шулай ук җирлекнең этно-туристик маршрутының бер өлеше булачак. Ташлык авылындагы китапханәне дә шундый ук принцип буенча яңарталар. Авыл тарихына һәм аның атаклы кешеләренә аерым басым ясала. Китапханәгә язучы һәм шагыйрь Разил Вәлиев исеме биреләчәк. Ике объектны да 1 сентябрьгә ачу планлаштырыла.

Сельские пространства нового формата: Радмиру Беляеву представили концепцию обновления двух библиотек

Радмир Беляев ассызыклаганча, бу эшкә җирле халыкны җәлеп итү бик мөһим: "Халык белән очрашулар үткәрергә, аларның монда нәрсә күрергә теләүләрен белергә кирәк. Бу объект кешеләр өчен булырга тиеш. Аларның концепция булдыруда актив катнашуы кирәк. Моны дөрес эшли алырлык бик яхшы командабыз бар. Федераль финанслау каплый алмаган әйберләр белән үзебез тәэмин итәчәкбез".

Китапханәләргә капиталь ремонт Түбән Кама Үзәкләштерелгән китапханә системасының грант конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә мөмкин булды. Федераль бюджеттан «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында һәр объектка 8 әр млн сум бүлеп бирелде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^