Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты һәм «Хезмәт иминлеге» өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы «Хезмәтне саклау буенча Мистер һәм Мисс» муниципаль конкурсын үткәрә.
Катнашуга хезмәтне саклау хезмәтләре җитәкчеләре, белгечләр, шулай ук Түбән Кама предприятиеләрендә хезмәтне саклау өчен җаваплы затлар чакырыла. Конкурс 11 нче октябрьдә башлана һәм 24 нче октябрьдә тәмамлана.
Конкурста катнашу бушлай. Җиңүчеләрне ике номинация буенча билгеләячәкләр: «Хезмәтне саклау буенча Мистер» һәм «Хезмәтне саклау буенча Мисс».
Конкурс ике этапта узачак. Беренчесе – читтән торып. Катнашучылар катнашуга гариза һәм визит карточка бирәләр. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча финалистлар сайлана (һәр номинациядә 5 шәр кеше).
Икенче этап – көндезге ятап. Ул 24 нче октябрьдә 10:00 сәгатьтә «База» креатив индустрияләр үзәгендә (адресы: Лесная урамы, 53) узачак.
Конкурста катнашу өчен 11 нче октябрьдән дә соңа калмыйча гариза тапшырырга кирәк.
Гариза бирү өчен сылтама.
Гаризага визит карточка (үзең турында 3 минутлык видеоролик) беркетергә кирәк.
Конкурсның беренче (сайлап алу) этабы йомгаклары буенча иң күп балл җыйган катнашучылар икенче этапка уза.

