ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
30 нчы сентябрьдән Түбән Камада команда-штаб өйрәнүләре узачак
Иминлек
  • 23 Сентябрь 2024 - 10:54
  • Караулар: 100

30 нчы сентябрьдән 4 нче октябрьгә кадәр Түбән Кама муниципаль районы территориясендә команда-штаб өйрәнүләре узачак. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артур Сәлахов хәбәр итте.

Өйрәнүләр ике этапта узачак. Ул табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта идарә органнары һәм коткару хезмәтләренең гамәлләрен эшкәртүгә багышланачак.

Беренче этап гражданнар оборонасын тыныч вакыттан сугыш чорына күчерүгә багышланачак. Өйрәнүләр барышында гражданнар оборонасы идарәсе органнарын әзерлекнең югары дәрәҗәсенә китерү, коткару хезмәтләре арасында үзара хезмәттәшлекне оештыру, гражданнар оборонасы штабы эшен оештыру мәсьәләләре тикшереләчәк.

Икенче этап табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр булган очракта идарә органнары гамәлләрен эшләүгә багышланачак.

Өйрәнүләр барышында шәһәрнең түбәндәге барлык хезмәтләре һәм предприятиеләре җәлеп ителәчәк: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ашыгыч ярдәм, күчмә туклану пунктлары, Эчке эшләр идарәсе, электр челтәрләре, водоканал, горгаз.

«Түбән Кама халкын өйрәнүләр уздыру чорында тынычлык саклауларын һәм социаль челтәрләрдә һәм башка мессенджерларда мөмкин булган фейк хәбәрләргә ышанмауларын сорыйбыз», – дип мөрәҗәгать итте шәһәрлеләргә Артур Сәлахов.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
10 Сентябрь 2026 - 13:38
Башка яңалыклар
x^