Түбән Камада «Камский Артек» лагере базасында яшь инспекторларның профильле сменасын ачу тантанасы булды.
Профильле сменада Татарстан Республикасыннан 200дән артык бала катнашты.
Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин яшь инспекторларны сәламләде: «Без сезне «Камский Артек» лагеренда сәламләүгә шатбыз, алда ял итү һәм яңа белемнәр алу өчен бер атна бар. Без сезнең монда сәламәтлегегезне ныгытуыгызны, хәлегезне яхшыртуыгызны һәм, әлбәттә, тормышыгызда кирәк булачак барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерүегезне телибез».
«Яшь инспекторлар отряды 1973 елда оештырылган. Алар 50 ел элек тә, бүген дә велосипедта оста йөрүче һәм дусларын, башлангыч сыйныф укучыларын куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүгә зур җаваплылык белән караган малайлар һәм кызлар», - диде ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илдар Әхмәтҗанов һәм профильле смена барышында яшь инспекторлар һичшиксез яңа белем һәм күнекмәләр алачакларына ышаныч белдерде.
«Камский Артек» лагереның балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләнүен, ялын һәм мәшгульлеген оештыру үзәге директоры Анастасия Кикнадзе балаларга иҗади уңышлар һәм якты эмоцияләр теләде.
Профильле смена барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен теориядә өйрәнеп кенә калмыйча, белемнәрен практикада кулланачак. Шулай ук профильле смена кысаларында яшь инспекторлар үзләре дә яктылык кайтаручы элементлар ясаячак, Дәүләт автоинспекциясенең махсус техникасы белән танышачак, велосипед белән идарә итүдә үз осталыкларын тикшерәчәк.
Балаларны бәйгеләр, ярышлар һәм мастер-класслар белән кызыклы атна көтә. Республика форумы профильле сменаның финалы булачак.
«Без профильле сменада беренче тапкыр катнашабыз. Монда яңа дуслар табарга, уңай эмоцияләр алырга өметләнәбез. Мәктәптә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бәйгеләрендә катнаштык, бу темага төрле чаралар һәм биюләр оештырдык», – диде Әдилә һәм Ралинә.
