ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар өчен юлларны ремонтлау буенча блог-тур үткәрелде
Иминлек
  • 16 Март 2023 - 16:27
  • Караулар: 119

Түбәнкамалылар өчен юл инфраструктурасын төзекләндерү кысаларында, шәһәр буенча блог-тур үткәрелде. Юлларны капиталь ремонтлау, «акыллы» светофорлар, җәяүлеләр үтү урыннарын, тротуарларны һәм велосипед юлларын җиһазлау планнары турында сөйләштеләр.

Очрашуда блогерлар, түбәнкамалылар һәм активистлар катнашты. Экспертлар булып, «КПБ» МУП директоры Рафаэль Демидов һәм «ДЕЗ» МБУ директоры вазыйфаларын башкаручы Айрат Наскаев чыгыш ясады. Алар шәһәр халкының барлык сорауларына да җавап бирде.

Һәркем үзен халык инспекторы ролендә сынап карады һәм үз тәкъдимнәрен әйтә алды. Түбән Кама муниципаль районы матбугат сәркатибе Яна Енькова кичә үзенең телеграм-каналында чакыру урнаштырган иде.

Бергәләп   Химиклар пр., Вахитов пр., Баки Урманче ур., Төзүчеләр пр., Тынычлык пр., Вокзальная  ур. буйлап  уздылар. Белгечләр җәяүлеләрнең һәм машина йөртүчеләрнең куркынычсыз һәм уңайлы хәрәкәтен тәэмин итү өчен нинди эшләр алып барылуы турында сөйләделәр, быелгы елга  планнары белән уртаклаштылар.

Катнашучылар «патруль» вакытында туктап,  үз күзләре белән юлларны салкын асфальт белән  ремонтлауны карадылар. Бу юнәлеш буенча өлешчә эшләр өч атна элек башланган, әмма һава шартлары шәһәрнең барлык урамнарына тулы күләмдә чыгарга мөмкинлек бирмәгән. Хәзер исә эш актив дәвам итә. Эшләр план буенча да, Түбән Кама халкының мөрәҗәгатьләре буенча да,  «Халык контроле»системасы аша да башкарыла.  Җылы көннәр башлангач,  эшчеләр капиталь ремонтка керешәчәк. Шулай итеп, тиздән юл полотносын реконструкцияләү Тынычлык, Вахитов проспектлары һәм Бакый  Урманче урамы буенча узачак. Нәкъ менә шушы участоклар буенча  түбәнкамалылардан мөрәҗәгатьләр күп килә.

Шулай ук түбәнкамалыларны  агынты сулар  канализациясенең ничек эшләве белән дә таныштырдылар. Белгечләр хәбәр иткәнчә, быел 15 км агынты сулар  канализациясе чистартылачак, узган ел да шул ук санда диярлек чистартылган (гомуми саны 52 км). Моннан тыш, капиталь ремонт кысаларында яңа «ливневкалар»  Вокзальная  урамында һәм Төзүчеләр -  Тынычлык боҗрасында җиһазландырылачак. Нәкъ менә шушы урыннарда кар эрегәндә күп күләмдә су җыела.

Шулай ук «юл патруле» катнашучыларына «акыллы» светофорлар турында да  сөйләделәр. Хәзер инде кайбер светофорларда махсус камералар урнаштырыла, алар транспорт агымын  күзәтәчәк һәм аларны көйләячәк.

Быелгы тагын бер яңалык - термопластик юл билгеләрен кую. Бу технология зур шәһәрләрдә күптән кулланыла һәм буяу белән чагыштырганда озаккарак чыдый. Түбән Камада технологияне узган ел капиталь ремонт үткәрелгән юлларда сынап карау планлаштырыла. Шулай ук белгечләр киләчәктә җәяүлеләр үтү урыннарында проекцияле зебра урнаштыру мөмкин булуын билгеләп үттеләр.

Юл япмасының торышы аркасында зыян күргән машина өчен җаваплылык турында да сорау яңгырады. Авариянең нәкъ менә шушы сәбәптән килеп чыгуын исбатларга мөмкин, әмма шул ук вакытта автомобиль сөючеләр тизлек режимын үтәргә, хәрәкәт вакытында күрүчәнлекне, һава торышын һәм юл шартларын исәпкә алырга тиеш. ГОСТ буенча  чокырларның һәм тишекләрнең рөхсәт ителгән зурлыгы -  озынлыгы 15см, тирәнлеге 5смдан артмаска  тиеш.

 «Мин мондый очрашу ярдәмендә  үз сорауларыма җаваплар алдым. Машина йөртүче һәм җәяүле буларак,  юлларны ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү  турында белү кызык булды», - диде  блогер Ландыш Гыйльманова.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
10 Сентябрь 2026 - 13:38
Башка яңалыклар
x^