ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада мәктәпләрне кабул итү эше төгәлләнә
Мәгариф
  • 13 Август 2026 - 15:15
  • Караулар: 17

Түбән Кама районы яңа уку елына әзерләнә: бүген мәгариф оешмаларын кабул итү эше тәмамлана. Дүрт көн дәвамында ведомствоара комиссия шәһәр һәм районның 78 учреждениесенең: мәктәпләрнең, югары уку йортларының һәм урта уку йортларының, өстәмә белем бирү учреждениеләренең 1 сентябрьгә әзерлеген тикшерде.

“Мәгариф үзәге” МБУ директоры Резеда Җәлилова хәбәр иткәнчә: "Бүгенге көндә тупас характердагы кисәтүләр юк. Барлык җитешсезлекләр дә тикшерү барышында урыннарда ук хәл ителә".

Комиссия составына төрле ведомстволар вәкилләре: хезмәтне саклау белгечләре, мәгариф үзәге методистлары, ЮХИДИ, шулай ук мәгариф хезмәткәрләренең ветераннар советы вәкилләре керде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
‹x^