Бүген Түбән Каманың «Адымнар» полилингваль гимназиясендә ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Николаевич Глушков катнашында парламент дәресе узды. Ул ассызыклаганча, мондый очрашулар фикер алышу өчен генә түгел, ә укучыларның мәнфәгатьләрен аңлау өчен дә файдалы.
Мондый дәресләр 8-11 сыйныф укучылары өчен үткәрелә. Очрашу барышында укучылар киң җәмәгатьчелеккә билгеле булган акыллы гыйбарәләр турында фикер алышуда катнаштылар, игелек турында роликлар карадылар һәм патриотизмның әһәмияте турында сөйләштеләр.
Парламент дәресләре Татарстанда 2009 елдан бирле үткәрелә. Бу - ТР Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты. Төп максат - дәүләт һәм җәмгыять роленә аңлы мөнәсәбәт тәрбияләү, үз ватаныңда булу хисен үстерү һәм уртак гуманистик кыйммәтләр булдыру.

