ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада яшь тикшеренүчеләр конференциясе узды
Мәгариф
  • 20 Февраль 2023 - 12:02
  • Караулар: 50

Түбән Камада 21 нче тапкыр яшүсмерләрнең республика фәнни-тикшеренү конференциясе узды. Ул танылган химия укытучысы Спиридон Молодцов истәлегенә һәм Бөтендөнья фән көненә багышланган.

Быел конференциягә Түбән Кама, Казан, Чаллы, Алабуга, Бөгелмә һәм Мөслим районнарыннан 250 дән артык яшь тикшеренүче килде. Проектларны яклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 35 нче лицей базасында узды.


Балалар Түбән Кама химия-технология институты галимнәре һәм педагоглары алдында 19 секциядә  чыгыш ясадылар.


Һәр секциядә җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм кыйммәтле бүләк алдылар, ә лауреатларга дипломнар тапшырылды.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^