Түбән Камада Советлар Союзы Герое Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы китапханә фонды яңа әдәбият белән тулыланды.
Барлыгы 130 яңа китап килде. Аларны «ТАИФ-НК» нефть эшкәртү компаниясе сатып алды. Кадетлар өчен китапханә күптән ял итү үзәгенә әверелде. Монда алар буш вакытларын үткәрә.
Яңа китаплар арасында - нәфис, тарихи әдәбият, белешмәлекләр, шулай ук хәрби тарихи басмалар бар.
«ТАИФ-НК» АҖ өчен мондый акция беренчесе генә түгел. Нефть эшкәртү предприятиесе кадетлар белән күп еллар дәвамында җылы, дустанә мөнәсәбәттә тора.
«Реальное время» материаллары буенча.
Татьяна Морозова фотосы

