Бүген Түбән Камада тантаналы рәвештә «Минем гаиләм бар» сынын ачтылар. Композициядә ике балалы гаилә чагылыш тапкан.
Скульптура "Гаилә" паркында урнашкан. Проектның идеясен «Бәхетле балалар» һәм «Могҗизалар вакыты» инициатив төркемнәре тәкъдим иткән. Проектны шәһәр хакимияте, Түбән Кама халкы һәм кунаклары ярдәме белән гамәлгә ашырдылар. Сынчы - Фәнил Вәлиуллин.
"Гаилә, тугрылык, мәхәббәт белән бәйле эчке мәгънә бик урынлы, - дип билгеләп үтте ачылу тантанасында Айдар Метшин. - Инициатив төркемнәребез, түбәнкамалылар, әлеге искиткеч композицияне тудырган скульптор ярдәме белән шундый мөмкинлегебез туу бик яхшы".
«Гаилә» паркы үзе, исегезгә төшерәбез, 2016 елның августында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды. Территория шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан, парк күптән үз исемен аклады, бу - Түбән Кама гаиләләренең яраткан ял урыны.