Түбән Кама укучылары туган як турында халыкара видеороликлар конкурсында җиңү яулады. Бәйгегә алар рус телендә төшерелгән «Яуш урманы» фильмын тәкъдим иткәннәр.
2 нче мәктәп укучылары Лемар Зәйнетдинов һәм Алсинә Нурхамәтова педагоглары Фәнис Кадыйров җитәкчелегендә Түбән Кама районының Трудовой авылына барып, биредәге әйләнә-тирә табигатьне өйрәнгәннәр, җирле халык белән әңгәмә корганнар, нәтиҗәдә, Яуш урманы турында фильм төшерү фикере туган.
Яшь режиссерлар үзләре төшергән фильмны «Минем кече Ватаным» халыкара бәйгесенә җибәрергә булган. Бәйге Ленинград өлкәсендә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Ленинград университеты тарафыннан оештырылган. Конкурска Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Белоруссиядән, Абхазиядән, Иорданиядән һәм Ливаннан 200дән артык катнашучы килгән.
Сүз уңаеннан, «Яуш урманы» фильмы түбәнкамалыларга инде берничә җиңү китерергә өлгергән. Әйтик, җәй башында фильм Бөтенроссия видеороликлар конкурсында иң яхшысы буларак танылган, Саратовта «Киновертикаль» конкурсы финалына узган, Екатеринбургта TIME CODE яшьләр журналистикасы фестивале финалына чыккан.