3 июльдә Красный Ключ яр буенда мөһим экологик вакыйга була. СИБУР «Нижнекамскнефтехим» һәм «ТАИФ-НК» шәһәр администрациясе ярдәме белән, Кама елгасына Кызыл китапка кергән миллион чөгә балыгы җибәреп, яңа тормышка старт бирәчәк!
Сезне һәм балаларыгызны чарага килергә һәм уртак изге эшнең бер өлеше булырга чакырабыз! Чара 9:00 сәгатьтә башлана, катнашучыларны 8:30 сәгатьтә терки башлыйлар.
Чара кысаларында оркестр уйнаячак. Ә тагын сезне фән дөньясыннан кызыклы кешеләр һәм балалар өчен тематик квиз көтә.
Игътибар! Катнашу өчен «Минем Түбән Кама» кушымтасында түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://city.e-nk.ru/activities/563. Урыннар саны чикләнгән.

