ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Яңа ел бәйрәмнәрендә шәһәр хезмәтләренең эшенә йомгак ясалды
Торак-коммуналь хуҗалык
  • 12 Гыйнвар 2026 - 14:51
  • Караулар: 52

Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Шакиров «Эшлекле дүшәмбе»дә ТКХ предприятиеләренең Яңа ел бәйрәмнәре чорындагы эшен бәяләде. Ул барлык хезмәтләрнең дә тәүлек буе эшләвен ассызыклады.

В Нижнекамске подвели итоги работы городских служб в новогодние праздники

Эшләнгән чаралар комплексы нәтиҗәсендә түбәндәге нәтиҗәләргә ирешелгән: өстәмә техника җәлеп итү исәбенә «Гринта» төбәк операторы тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын өзлексез чыгаруны тәэмин итү, инженерлык челтәрләрендә системалы характердагы аварияләргә юл куймау, шулай ук шәһәрдә яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү чараларын көчәйтү.

Ренат Шакиров юллардан һәм тротуарлардан карны җыю эшенә аерым тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, «КПБ» ҖЧҖ техникасының тәүлеклек уртача чыгышы 45 берәмлек тәшкил иткән. Тротуарларны һәм тукталыш мәйданчыкларын чистартуда уртача 60 хезмәткәр катнашкан. Бәйрәм көннәрендә барлыгы 15,8 мең кубометр кар чыгарылган.

Билгеләнгән эш көннәрендә йорт яны территорияләрен җыештыруга 500 гә якын урам җыештыручы һәм идарәче компанияләрнең 30 инженер-техник хезмәткәре чыккан.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^