Түбән Каманың «Әйбәт» идарәче компаниясе 2024 ел йомгаклары буенча ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы оешмасы» республика конкурсында җиңү яулады.
Шулай ук конкурста «көмеш»не Түбән Каманың «Торак» ИК алды. «Әлеге җиңү сайланган үсеш курсының дөреслеген раслый һәм тагы да ныграк эшләргә чакыра. Без клиентларыбызның тормышын уңайлы һәм куркынычсыз итә торган хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга һәм яңа технологияләр кертүгә омтылуны дәвам итәбез», – дип билгеләделәр идарәче компаниядә.
Конкурс Татарстан хөкүмәте тарафыннан республиканың профильле ведомстволары белән берлектә үткәрелә. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов тапшырды.