Түбән Кама мэры Радмир Беляев ТР Рәисе һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ягыннан күрсәтелгән ярдәм турында җиткерде - аның ярдәмендә яңартылган перинаталь үзәк өчен 43 млн сумлык югары технологияле җиһазлар һәм 18 млн сумлык заманча мебель сатып алуга өстәмә акча бүлеп биреләчәк.
Хәзерге вакытта медицина учреждениесендә йомгаклау эшләре бара, һәм тиздән яңартылган перинаталь үзәк үз ишекләрен ачачак.
Радмир Беляев ассызыклаганча: «Перинаталь үзәк Түбән Кама өчен генә түгел, ә бирегә квалификацияле медицина ярдәме алырга килгән Кама аръягының кече шәһәрләре өчен дә бик кирәк».
Әлеге проектны гамәлгә ашыру шәһәр һәм райондагы демографик вәзгыятькә уңай йогынты ясаячак. Радмир Беляев Рөстәм Миңнехановка шәһәр ихтыяҗларына даими ярдәм күрсәтүе һәм игътибар итүе өчен ихлас рәхмәтен белдерде, барлык үзгәртеп корулар Түбән Кама халкы өчен уңайлы һәм имин тормыш булдыруга юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте.

