ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама кардиология хезмәтенә 40 ел тулды
Сәламәтлек
  • 03 Октябрь 2024 - 11:26
  • Караулар: 112

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә Түбән Кама кардиология хезмәтенең 40 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы узды. Залда хезмәтне оештыручылар һәм аның шаһитлары, ТР һәм РФ атказанган табиблары, шулай ук кардиология бүлеге, консультатив-диагностика поликлиникасы, диагностика һәм дәвалауның рентген хирургия ысуллары бүлеге коллективлары җыелды.

Ангелы-хранители сердец: кардиологической службе Нижнекамска исполнилось 40 лет

Коллегаларын котларга Россия кардиология җәмгыяте вице-президенты һәм Идел буе федераль округының штаттан тыш баш кардиологы Альберт Галявич, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким килде.

Ангелы-хранители сердец: кардиологической службе Нижнекамска исполнилось 40 лет

Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина үзенең сәламләү сүзендә кардиологларны «йөрәк саклаучы фәрештәләр» дип атады һәм кардиология хезмәтендә эшләүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерде: «Хезмәтегез өчен сезнең алда баш иябез. Яхшы табиб – юл күрсәтүче йолдыз кебек, ул пациентны савыгу юлына юнәлтә ала. Сезгә ныклы сәламәтлек телим, йөрәкләрегезне саклагыз. Хастаханәнең, аның белән бергә кардиология хезмәтенең дә  үсүен телим. Барыгызга да игелекле гомерләр!».

Ангелы-хранители сердец: кардиологической службе Нижнекамска исполнилось 40 лет

1986 елдан кардиология бүлеген җитәкләгән ТР һәм РФ атказанган табибы Рәисә Мерясева адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Команда белән бергә ул яңа җиһазларны үзләштергән һәм пациентларны коткарган. Чара барышында бик күп җылы котлаулар, музыкаль номерлар яңгырады, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.

Ангелы-хранители сердец: кардиологической службе Нижнекамска исполнилось 40 лет

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең баш табибы Руслан Вәлиев һәркемнең кардиология хезмәтен үстерүгә өлеш кертүен билгеләп үтте һәм хезмәттәшләренә һөнәри уңышлар теләде.

«Безнең хастаханәдә кардиология хезмәте үз эшенең бик күп профессионалларын җыйган. Мин һәркемгә: санитаркаларга, шәфкать туташларына, табибларга уртак эшебезгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең игелекле йөрәкләрегез, оста кулларыгыз, үткен акылыгыз аркасында кардиология үсүен дәвам итә, пациентлар савыга, ә без яхшы, вакытлы медицина ярдәме күрсәтә алабыз. Үзегезне саклагыз, профессиональ үсешегезне дәвам итегез һәм сәламәт булыгыз», – дип теләде Руслан Вәлиев.

Ангелы-хранители сердец: кардиологической службе Нижнекамска исполнилось 40 лет

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^