ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада яңа балалар поликлиникасы төзелеше тәмамланып килә
Сәламәтлек
  • 25 Сентябрь 2024 - 10:01
  • Караулар: 101

 Түбән Каманың 35а микрорайонындагы балалар поликлиникасы төзелеше тәмамланып килә. Әлеге әһәмиятле объект төзелеше ярты ел элек башланган иде.

Хәзерге вакытта монтаж эшләре тулысынча төгәлләнгән, бинаның фасады тышлана. Параллель рәвештә эчке бизәү эшләре алып барыла. Су белән тәэмин итү, канализация, вентиляция һәм электр челтәрләрен дә кертеп, барлык коммуникацияләр үткәрелгән.

Поликлиника тирәсендәге территорияне төзекләндерү эшләре актив алып барыла. Керү юллары бетонланган инде, хәзер асфальт һәм брусчатка җәелә. Территория тирәсендә төзүчеләр 3D койма монтажлый. Булачак поликлиника янындагы яшел зоналарда яшь газон үләне үсентеләре барлыкка килгән инде.

К концу года: строительство новой детской поликлиники в Нижнекамске близится к финалу

Яңа поликлиника үз ишекләрен 2024 ел ахырына ачар дип көтелә.

Булачак медицина учреждениесенең егәрлеге – тәүлегенә 200 кеше. Анда участок педиатрлары кабинетлары гына түгел, температуралы кешеләрне кабул итү зонасы, анализлар алу, ашыгыч ярдәм кабинетлары, рентген аппараты да урнашачак. Моннан тыш, биредә балалар сәламәтлек үзәге һәм сөт ризыклары бирү пункты эшләячәк.

К концу года: строительство новой детской поликлиники в Нижнекамске близится к финалу

Төзелеш «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты ярдәмендә башкарыла. Проектны гамәлгә ашыруга 446 млн сум бүлеп бирелгән.

Яңа балалар поликлиникасы Түбән Камада өченче булачак. Гамәлдәге ике поликлиника 58 меңнән артык балага хезмәт күрсәтә. Яңа поликлиника яңа микрорайоннарда яшәүче балаларны беренчел медицина ярдәме белән тәэмин итәчәк.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^