ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
«Химия булды, әмма без аерылыштык»: Түбән Камада онкология белән авыручыларның икенче фотокүргәзмәсе ачылды
Сәламәтлек
  • 15 Август 2024 - 14:20
  • Караулар: 129

Түбән Кама консультатив-диагностика поликлиникасында икенче тапкыр «Химия булды, әмма без аерылыштык» проекты – яман шеш авыруы берләштергән кешеләргә багышланган фотокүргәзмә уза. Быел анда 25 герой катнашты.

«Химия была, но мы расстались»: в Нижнекамске открылась вторая фотовыставка пациентов с онкологией

«Әлеге проект пациентларга ачылырга һәм үзләрен гадәти сәламәт кеше итеп тоярга ярдәм итә. Аларның шактые безнең табиблар ярдәме белән терелүгә таба авыр юл үтте, күбесе әле дәвалана. Фотосессия вакытында пациентлар игътибар һәм кайгырту тойдылар. Һәм бүген сез бу фоторәсемнәрдә күргән кешеләрнең барысы да диярлек ачылышка килде», – дип сөйләде «Без бергә» оешмасы җитәкчесе Елена Мусаева.

Әлеге проект «Татнефть» компаниясе гранты ярдәмендә тормышка ашырыла. «Мы вместе – Без бергә» онкопациентларга ярдәм итү коммерцияле булмаган оешмасының төбәк бүлеге белән берлектә проект командасы фотографлар һәм визажистлар катнашында фотога төшерү көне уздырды.

«Химия была, но мы расстались»: в Нижнекамске открылась вторая фотовыставка пациентов с онкологией

«Проектта катнашырга тәкъдим иткәч, башта шикләндем. Карар кылгач, бер дә үкенмәдем. Шулкадәр якты, шулкадәр җылы хис-кичерешләр аша үттем. Бу чорда миңа ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Даими рәвештә диспансерлаштыру һәм тикшерү узарга кирәк. Сәламәт булыгыз!» – ди проектта катнашучы Резидә Бүләккулова.

Проектны оештыручылар ассызыклаганча, фоторәсем аша алар онкопациентларны алга таба дәвалануга илһамландыра, яман шешнең хөкем карары түгеллеген аңларга ярдәм итә.

«Химия была, но мы расстались»: в Нижнекамске открылась вторая фотовыставка пациентов с онкологией

«Татарстан – проектта иң эре һәм тиз үсә торган төбәк. Без республиканың 7 шәһәрендә эшлибез, аларда 9 күргәзмә, 12 фотосессия уздырылды. 160 кеше проект герое булды. Үз үрнәкләре белән сокландыралар, моның өчен аларга зур рәхмәт», – дип билгеләп үтте «Химия булды, әмма без аерылыштык» проектының үсеш һәм коммуникацияләр буенча директоры Гала Кәлимуллина.

«Онкология – хөкем карары түгел һәм бүгенге көндә дәүләт, кешеләр әлеге авыруны профилактикалауны максималь сыйфатлы алып бара алсын өчен, барысын да эшли», – дип билгеләде Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев.

«Химия была, но мы расстались»: в Нижнекамске открылась вторая фотовыставка пациентов с онкологией

«Без дошманны анык беләбез, аның күзләренә туры карыйбыз һәм бергәләп яман шеш авыруын җиңәргә әзербез. Әлеге авыруга каршы көрәштә мөмкин кадәр ярдәм кулы сузучыларга һәм барлык процессларны җайга салучыларга рәхмәтлемен», – дип уртаклашты Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең баш табибы Руслан Вәлиев.

«Татнефть» гавами акционерлык җәмгыятенең «Нефть-газ эшкәртү» бизнес-юнәлеше җитәкчесе, «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Илшат Сәлахов онкология авыруларына каршы көрәшүче кешеләргә ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады.

«Химия была, но мы расстались»: в Нижнекамске открылась вторая фотовыставка пациентов с онкологией

«Әлеге проект республика буенча «Татнефть» компаниясе тарафыннан иганә ителә. Проект «Без бергә» девизы астында тормышка ашырыла, чөнки тормыштагы сынаулар кешене авыр хәлдә калдыра. Һәм бу очракта безнең ярдәм итүебез мөһим», – дип билгеләде Илшат Сәлахов «Химия булды, әмма без аерылыштык» фотокүргәзмәсен ачуда.

Ул ассызыклаганча, «Татнефть» социаль проектларга ярдәм итүгә зур әһәмият бирә һәм авыр вакытларда кешеләргә ярдәм итүне мөһим дип саный.

«Химия была, но мы расстались»: в Нижнекамске открылась вторая фотовыставка пациентов с онкологией

Бер ай дәвамында күргәзмә консультатив-диагностика поликлиникасының беренче катында урнашачак. Композицияне Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенә килүче һәр кеше карый ала. Аннары проект геройларының портретларын шәһәрнең башка учреждениеләрендә дә күрергә мөмкин булачак.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^