ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада логопед һәм психолог кабинетлары булган балалар сырхауханәсе барлыкка киләчәк
Сәламәтлек
  • 23 Ноябрь 2023 - 12:10
  • Караулар: 96

Түбән Камада 3 нче балалар сырхауханәсен 2024 елда төзи башларга планлаштыралар.

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Түбән Кама агломерациясе җирлеген инфраструктур үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары Рафаэль Игътисамов әйтеп узганча, Гайнуллин урамында төзелә торган Ак Каен мәчете артында сырхауханә урнашачак. Бинаның мәйданы 5 мең кв. метрдан артык тәшкил итәчәк.

Сырхауханәдә медицина хезмәтләренең киң спектры тәкъдим ителәчәк. Бинада инфекционист, хирург, рентгенолог, травматолог, педиатрлар, берничә процедура һәм прививка кабинетлары, физиотерапия, гинеколог, логопед, психолог, лор-табиб, невролог, УЗИ кабинеты, массаж кабинеты һәм башкалар урнашачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: яңа микрорайоннарда социаль инфраструктура объектларына ихтыяҗ зур. Узган ел биредә 38 нче лицей һәм 100 нче балалар бакчасы ачылды.

«Яңа районнарда балалар күп, шуңа күрә сырхауханәне нәкъ менә монда төзергә карар ителде», - диде Рафаэль Игътисамов.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^